Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Аңлатып булмый торган авыру

Эпилепсия йөрәк-кан тамырлары авырулары кебек киң таралмаса да, Россиядә яшәүче халыкның 1-2 проценты, ягъни 1,5-3 миллион кеше шушы авырудан интегә.

 Авыруның сәбәпләре, үзенчәлекләре, дәвалау ысуллары турында поликлиниканың участок табибы Светлана Дәүләтбирдина белән сөйләштек.

– Светлана Расиховна, эпилепсиянең нәрсәгә бәйле булуын аңлатсагыз иде...

– Эпилепсия – баш мие авыруы. Ул баш мие кабыгында нейроннарның артык нык активлашуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Авыру вакытында баш миендә нейроннар активлыгы аномаль рәвештә артып китә. Нейроннар төркемендә кинәт кенә югары вольтлы көчәнешле кабынулар барлыкка килә. Өянәкләр хәрәкәт, сиземләү, фикерләү яки психик функцияләр бозылуның кабатлануы белән характерлана.

– Авыруның билгеләре нинди?

– Эпилепсия – хроник авыру. Ул нәселдән килүче авырулар белән бәйле булырга мөмкин, баш мие җәрәхәтләнү дә аңа сәбәп була ала. Авыру өлкәннәрдә дә, балаларда да барлыкка килергә мөмкин. Шул ук вакытта эпилептик синдромның кайбер төрләре балачакта гына була ала, ягъни яшь белән бәйле. Күпчелек очракта эпилепсия әти-әнидән балаларга күчми. Эпилепсиянең күп формалары генетик һәм тормыш факторларына бәйле. Авыру барлыкка килүдә генетик факторларның өлеше зур, ләкин хәлиткеч түгел.

Наилә Сәлахова

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 февраль саныннан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев