Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

«БикаФест» фестивалендә җиңү яуладылар

Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар «БикаФест» фестиваленең гала-концертында чыгыш ясадылар.

24-26 ноябрь көннәрендә «Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXII Республикакүләм яшьләр җыр-шигърият «БикаФест» фестивале булып узды.

- Фестиваль «Сәләт»нең якын дусты, бард җырчысы Рөстәм Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан үткәрелә, - диде "Беренчеләр хәрәкәте" председателе Тимур Сөләйманов.  Быел чарага  220 катнашучы килгән иде.

«БикаФест» - гади фестиваль генә түгел, ул сәләтеңне үстерү, тәҗрибәле остазларның киңәшләрен ишетү мөмкинлеге дә! Катнашучылар биредә Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләренең остаханәләрендә булды, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды, очрашудан файдалы киңәшләр алып һәм тәҗрибә туплап киттеләр.

Әлеге конкурс-фестивальнең гала-концертында катнашыпсәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр түбәндәге номинацияләрендә лауреатлар булдылыр.

"Махсус бүләк" номинациясендә иң оста коллектив-башкаручы җиңүче - "МИрас" вокаль-инструменталь ансамбле (остазлары - Рәисә Харисова, Гөлназ Йосыпова);
 "Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы" номинациясендә - Сабина Идиятуллина (җитәкчесе Гөлназ Йосыпова) - 2 урынга лаек булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез, - дип язалар Мөслим сәнгать мәктәбеннән. 

Фотолар - Мөслим сәнгать мәктәбеннән




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев