Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

22 октябрь көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Гаязов эшен карады

Гаязов гаебен танымады. Мировой судья, Гаязовның күрсәтмәләренә дәлил буларак, аның гаебен раслаучы видеоязманы да күрсәтте.

– Районда мин генә алкоголь кулланып рульгә утырмыйм бит! Нигә мине тоткарлаганнар? Нигә башкалар йөри? Спиртлы эчемлекләрне мин алай күп кулланмыйм! Гаебемне танымыйм. Мине өйгә кайтып җиткәч, машинаны сүндергәч тоткарладылар, – диде Гаязов.

Видеоязмадан күренгәнчә, Гаязов алкотестерга өрүдән дә, район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә кан анализлары тапшырудан да баш тарта. Аның үз-үзен тотышының адекват булмавы сүлпәнлегендә, тавыш күтәрүдә, янау сүзләрендә ачык чагыла.

Җәмәгать суды административ җинаять кылганы өчен Гаязовка 30 мең сум штраф билгеләде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев