Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Алкогольле эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар саны арта бара. Узган атнада профилактика максатыннан үткәрелгән “Тоннель” операциясе барышында спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган ике шофер тоткарланган.

16 октябрь көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Миронов эшен карады. Түбән Кама районыннан Мөслимгә кунакка килгән ир-егет эчүенең сәбәбен якын дустының баласы туу шатлыгына бәйләде.

– Спиртлы эчемлекләр кулланып, руль артына утыру начар адым, законга каршы бару икәнен дә беләм. Тик кәефләнеп алгач, барысына да кул селтисең икән. Күбрәк эчелгән, үз гаебемне таныйм, – диде Миронов.

Мироновның үз гаебен танымыйча башка чарасы юк иде. Дәлил буларак теркәлгән видеязманы ул кабат караудан баш тартты. Видеоязмада исә Мироновның ДАИ хезмәткәрләре туктаткач, закон сагындагылар белән тавышка керүе, көч кулланырга тырышуы да ачык күренә.

Хәмер кулланганганын инкарь итмәслек дәлилләргә спирт күләменең тиешле нормадан күбрәк булуын раслаучы алкотестер һәм район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән лаборатор анализ нәтиҗәләре дә өстәлде.

Административ җинаять кылганы өчен Мироновка суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. 

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев