Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкән буын

Безнең әле алтын чак!

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы 130га якын ветеран сәләтен күрсәтте.

Республика ветераннар советы оештырган “Балкыш” фестиваленә районыбыз үзешчәннәре “Безнең әле алтын чак” исемле концерт программасын тәкъдим итте. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган чыгышлары кичке уен форматында оештырылды: өлкәннәр капка төбендә җырлап-биеп, уйнап-көлеп күңел ачты. 

Авылларда сайлап алу туры узганнан соң, иң яхшы чыгышлар район мәдәният йортында тамашачыларга тәкъдим ителде. Авыл клублары һәм мәдәният йортлары бу чарага бик җаваплы караган.

– Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар арасында фестиваль быел сигезенче тапкыр уздырылды. Бу чарада пенсия яшендәге җыр-моңга гашыйк һәркем катнаша ала. Быел 130га якын ветеран сәләтен күрсәтте. 2022 елда Казанда узган гала-концертка районнан сигез номер алып бардык, шуларның алтысы лауреат исемен алды. Быел да иң яхшы номерларны тәкъдим итәчәкбез, – ди район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов.

Чыгыш ясаучылар бәйгегә бик җитди әзерләнгән. Репетицияләргә йөреп, чыгышларын профессиональ дәрәҗәгә җиткереп шомарткан өлкәннәр күп иде. 

Наилә Сәлахова

Наилә Сәләхова фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 февраль санында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев