Патриотик сәгать уздырылды
Мөслим гимназиясендә укучылары белән Ленинград шәһәре блокадасы турында класс сәгате уздырдылар.
Гимназия укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Җиңелмәс Ленинград" исемле патриотик сәгать уздырылды. Чара барышында укучылар «Камалышта калган шәһәр» презентациясе белән таныштылар. Анда Бөек Ватан сугышы елларында ленинградлыларның фаҗигале язмышы турында сөйләнде. Блокаданың 872 көн дәвам итеп, фашистлар белән көрәштә ныклык һәм батырлык күрсәтүләре тасвирланды. Китапханәче Гөлсирә Вафина җиңелмәс шәһәрне камалышта даими бомбага тоту, ачлык һәм салкын бик күп үлемгә китерүен ассызыклады. Ладога күле буйлап оештырылган «Тормыш юлы» турында сөйләде. Ленинградның мәктәп укучысы Таня Савичеваның гаиләсенең барлык әгъзаларының фаҗигале үлеме турында кызгану хисе уятырлык итеп тасвирлады.. Азык-төлек запасын тычканнардан коткарган мәчеләр турындагы тарихи фактлар да балаларда кызыксыну уятты. «Ленинград батырлыгы» дигән китап күргәзмәсен дә балалар игътибар белән карадылар.
Фото - район үзәк китапханәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев