Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Очрашулар

Югары уку йорты белән таныштылар

9 сыйныф укучылары Яр Чаллы педагогия университетында кунакта булдылар.

 Мөслим районының 9 нчы сыйныф укучылары Яр Чаллы педагогия университетында «Ачык ишекләр көне» ндә булдылар. Булачак абитуриентлар колледж һәм аның карамагындагы факультетлар турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Һәр факультетның студент активы кызыклы интерактивлар һәм мастер-класслар әзерләгән, алар чыгарылыш укучыларына студент тормышына чумарга, шулай ук кызыклы һәм танып белү мәгълүматлары алырга ярдәм итте. Университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова  булачак абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре белән очрашу үткәрде. Ул югары уку йортының казанышлары турында сөйләде, ата-аналар һәм укучыларның сорауларына җавап бирде. Кабул итү комиссиясе секретаре Луиза Минһаҗева кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре турында җентекләп аңлатты, - дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.

Фото - мәгариф идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев