Әмирхан Ениикиның юбилее уңаеннан
Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Әмирхан Ениикиның юбилее уңаеннан тематик чара үткәргәннәр.
Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортында язучы - прозаик, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы Әмирхан Ениикиның тууына 115 ел тулуга багышланган «Әмирхан Ениики - проза остасы» дигән тематик чара үткәрделәр.
Чара барышында китапханәчеләр өлкәннәргә язучының тормышы, аның тәрҗемәче, сатирик, тәнкыйтьче, публицист, Бөек Ватан сугышы темасына аерым игътибар биргән әдәбиятчы буларак осталыгы турында сөйләделәр. Тормышының төрле чорларында иҗат ителгән әсәрләре белән таныштырдылар.
Чарага «Бөек проза остасы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнеп, анда язучының әсәрләре тәкъдим ителгән иде, - дип хәбәр итәләр балалар китапханәсеннән.
Фото - балалар китапханәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев