Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыруда алдынгы төбәкләр бишлегенә керә

Сатылган билетлар саны һәм алган керем күләме буенча республика Россия төбәкләре арасында, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Башкортстаннан соң, дүртенче урында килә.

Беренче бишлекне Түбән Новгород өлкәсе йомгаклый.

Татарстанда барлык төр милек формасындагы оешмалар гомуми суммасы 306,2 миллион сумны тәшкил иткән 786 мең билет саткан.

Ведомствода шулай ук әлеге программада катнашучылар санына кагылышлы статистиканы да китердерләр. Абсолют күрсәткечләр буенча, Мәскәү (875 мең катнашучы), Санкт-Петербург (530 мең) һәм Краснодар краеннан (284 мең) соң, Татарстан дүртенче килә. 

2023 елның 10 ае эчендә алган керем буенча лидерлар – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Татар дәүләт филармониясе, «Мадагаскар» кинотеатры (Бөгелмә), «Мастеровые» Рус драма театры (Чаллы) һәм Болактагы Яшьләр театры. «Пушкин картасы» буенча иң күп билетларны «Мадагаскар» (Бөгелмә), «Сансити», «Синема пять-Бар» һәм «Синема-5» (Түбән Кама) кинотеатрлары, шулай ук Г.Камал театры саткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев