Республикакүләм турнирда катнаштылар
Мәктәптән тыш эшләр үзәге берләшмәсенә йөрүче укучылар призлы урынга лаек булдылар.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән республикакүләм «Цифровой прорыв – вектор безопасности и успешности» турнирында мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче укучылар катнашты. "Робототехника" берләшмәсенә йөрүче Камил Мәкъсүтов һәм Никита Николаев «Робототехника» номинациясендә, Әнвәр Кондратьев "Компьютерная графика" номинациясендә өченче урынга лаек булдылар, – дип язалар мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Фото – мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев