Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

«Куркынычсыз тәгәрмәч» яшь хәрәкәт инспекторлары отрядларының район бәйгесе узды

«Куркынычсыз тәгәрмәч» район конкурсында 15 мәктәптән командалар ярышты.

Кичә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнарындагы бүлек башлыгы Алсу Ситдикова белән берлектә "Куркынычсыз тәгәрмәч" ("Безопасное колесо") яшь хәрәкәт инспекторлары отрядларының район бәйгесе узды.

Конкурста районның 15 мәктәбеннән укучылар катнашты.
Аларның белемнәре велосипедта йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм юл йөрү кагыйдәләрен белү юнәлешләрендә тикшерелде.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
🥇 I урында - Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе
🥈 II урында - Мөслим лицее
🥉 III урында - Түбән Табын төп мәктәбе.

Бәйгедә катнашкан барлык балаларга истәлекле бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырылды.

 Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев