65тә дә акыл кермәсә...
Кыйнауда һәм чит кешенең мөлкәтен урлауда гаепләнүче 65 яшьлек ир-ат хөкем ителде
Район прокуратурасы 65 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаеп-ләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 116.1 маддәсенең 2 пунктында һәм 161 маддәнең 1 өлешендә каралган җинаятьләрне кылуда гаепләнә (җинаять җаваплылыгына тартылган затның, РФ Җинаятьләр кодексының 116 маддәсендә күрсәтелгән билгеләре булмаган җинаять кылып, көч кулланып, милек урлавы һәм 115 маддәдә күрсәтелгән нәтиҗәләргә китермәгән физик авырту тудырып кыйнавы).
Тикшерү версиясе буенча 2023нче елның 13 гыйнварында 16.30 сәгать тирәсендә эш фигуранты, җинаять җаваплылыгына тартылган зат буларак, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә, Мөслим авылындагы фатирында, ачуланышып, зыян күрүченең яңагына һәм маңгае тирәсенә кимендә ике тапкыр суга. Эксперт бәяләмәсе нигезендә зыян күрүченең тәнендә җәрәхәтләр табылган: битендә һәм маңгаенда гематомалар ачыкланган.
– Моннан тыш, гаепләнүче 2023нче елның 21 гыйнварында 19.00 сәгать тирәсендә кибеттә, сатучы-кассирның таләпләрен игътибарга алмыйча, ачыктан-ачык 3108,27 сумлык товар урлый, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды.
РФ Җинаятьләр кодексының 116.1 маддәсе нигезендә суд 6 айга аның иреген чикләде. РФ Җинаятьләр кодексының 161 маддәсе нигезендә 2 елга ирегенннән мәхрүм итте. РФ Җинаятьләр кодексының 69 маддәсенең 2 һәм 5 өлешләре нигезендә, гаепләнүчегә 3 елга ирегеннән мәхрүм итеп, җәзасын махсус режимлы колониядә үтәү турында карар чыгарылды.
Суд карары үз көченә кермәде.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев