Халыкара волонтерлар көне
Бүген, 5 декабрьдә, Халыкара волонтерлар көне. Әлеге көн уңаеннан район башлыгы Альберт Хуҗин үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә игелек ияләрен бәйрәм белән котлады.
Анда мондый юллар бар: "Россия Президенты В.В.Путин билгеләп үткәнчә, шәфкатьлелек, авыр хәлдә булганнарга ярдәмгә килергә омтылу – чикләрне белмәгән кыйммәтләр.
Соңгы елда Мөслим районында яшәүчеләрнең барысы да волонтерлар булды. Махсус хәрби операция катнашучы райондашларыбызга ярдәм итү теләге безне берләштерде. Һәркем бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә омтыла.
Якташларыбыз Рүзәл Минһаҗев, Ленар Галяев, Рушат Рөстәмов, Людмила Игошева һәм башка якташларыбыз да махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк җыю һәм илтеп тапшырулары өчен рәхмәт әйтәсем килә.
Барлык волонтерларга игелекле йөрәкләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм!"
Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәте архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев