Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Эшсезләрне эшле итәләр

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре 19 апрельдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Мәшгульлек үзәгендә бүген 22 кеше (8 ир ат һәм 14 хатын-кыз) исәптә тора. Эшсез буларак теркәлгән райондашларыбызның җидесе – югары белемле, бишесе – пенсия алды яшендә. 

Узган атнада мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үтте. Анда җирлегебездәге өч оешма-предприятие 25 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. 

– “Август-Мөслим” агрофирмасы, икмәк кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе, хастаханә эшкә чакыра. Табиблар, ветеринария табибы, слесарьлар, механизаторлар һәм гади эшчеләр кирәк. Эш урыннары күп, хезмәт хаклары да лаеклы. Ярминкәгә килүчеләр эш һәм ял шартлары, хезмәткә түләү белән кызыксынды, – ди үзәк җитәкчесе Мөнирә Идиятуллина.  – Безнең оешма эшкә урнашырга ярдәм итә. Эшчәнлек төрен үзгәртергә, яңадан укып башка һөнәр үзләштерергә була. Укучыларның эш белән кызыксынуы сөендерә, яшьләрнең һөнәри ориентлашуы мөһим.

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша былтыр җәйге чорда 112 укучы эшкә урнашкан. Аларга мәшгульлек үзәге аша 236 мең сумнан күбрәк акча түләнгән. Балалар “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” предприятиесендә, Баланлы, Вәрәшбаш, Шуганка, Мәлләтамак, Иске Карамалы авыл җирлекләрендә хезмәт куйган. Мәшгульлек үзәге аша түләнүче матди ярдәм күләме быел 2650 сум булыр, дип көтелә. Җәйге чорда 77 баланы вакытлыча эш белән тәэмин итү күздә тотыла. 

Лилия Шәймиева

Мөнирә Идиятуллина фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 19 апрель 2024 ел саныннан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев