Истән ничек котылыйк?
Җәйге кызу көннәрдә тәрәзә ачып, урамга чыгып һава сулап булмый
Кызу көннәрдә Мөслим урамнарына сасы ис тарала, урамга чыкмалы булмый. Сасы ис “Чайка” фермер хуҗалыгы ягыннан килә, дип беләм. Исне бетерү өчен махсус препаратлар, җайланмалар бардыр инде. Нигә фермер аларны кулланмый? Ни өчен халык җәй дәвамында сасы ис иснәргә тиеш? Исне бетерү өчен нигә бер чара да күрелми? – ди Мөслимнән Гөлчәчәк Бухарина.
Әлеге сорауга иң элек район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуровтан җавап алдык.
– Кош-корттан чыккан калдыклар ел дәвамында җыела һәм, яз җиткәч, ашлама буларак басу-кырларга чыгарыла. Әлбәттә, туфракка тарату белән тирә-якка ис тарала. Тик берникадәр вакыт үтү белән ис бетә. Тирес исен бетерү мөмкин түгел. Шәхси хуҗалыгында терлек, кош-корт асраган кеше мондый иснең булуын аңлап кабул итә. Ис таралганда, берникадәр вакыт сабыр итәргә кирәк. Җир өстенә таратылган кош-корт калдыклары туфракка сеңеп, таралып беткәч, исе дә килмәячәк.
Сорауны “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Әлмәт территориаль бүлеге белгеч-эксперты Динара Кәрамовага да юлладык. Ул болай диде:
– Мондый исләр таралганда, гражданнар “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең электрон почтасына (16.rospotrebnadzor.ru ) хат юллый ала. Гражданнар үз мөраҗәгатьләрендә иснең кайда һәм кайчан таралуын һәм таләпләрен күрсәтергә тиеш. Мөрәҗәгать юллау өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм, хат юллаганда, үзеңнең электрон адресыңны да күрсәтергә кирәк. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 1 ай эчендә карала. Мөрәҗәгать буенча җаваплы хезмәткәрләр тарафыннан тикшерү үткәрелә һәм кабул ителгән карар хакында мөрәҗәгать итүченең электрон адресына хәбәр ителә. Мондый очрак беренче тапкыр булганда, хокук бозучыга кисәтү ясала. Икенче тапкыр кабатланганда, белгечләр тарафыннан лаборатор анализлар алына, тикшерү үткәрелә. Җаваплы затка күрсәтмә җибәрелә һәм чара күрелә.
Фото – ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев