Җиңүләрнең даны мәңгелек!
Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.
1418 көн буе дәвам иткән Бөек Ватан сугышында 27 миллион кеше һәлак булган. Мөслимнән 8 меңнән артык райондашыбыз сугышка киткән, шуларның 6 меңнән күбрәге яу кырларында ятып калган. Бүгенге вәзгыятьтә Бөек Җиңү көненең кадере тагын да арта. Бу көнне бик күпләрнең йөзендә елмаю белән бергә яшь тамчылары ялтырый.
Мөслимем түрендә – Батырлар шәһәре
Бәйрәмдә төп игътибар җиңү көнен якынайткан ветераннарны искә алу, тылда эшләүчеләрне хөрмәтләү, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ихтирамыбызны җиткерүгә юнәлтелгән иде.
Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасының Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында башлануы юкка түгел. Биредә оешма-предприятие коллективлары, хәрби берләшмәләр яу кырында ятып калганнар истәлегенә чәчәкләр салды. Тантаналы чарада район җитәкчелеге, тыл һәм хезмәт ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләре катнашты.
– Җиңү бәйрәме күңелләрдә горурлык хисен уята. Ел саен Җиңү бәйрәмендә туган ягыма кайтам. Бүгенге бәйрәмдә катнашу – минем өчен зур дәрәҗә, – диде махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Артем Апсаттаров. – Мин Брянск өлкәсендә илебез чикләрен саклыйм. Без, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр, бабаларыбыз, абыйларыбыз эшен дәвам итеп, илебез тынычлыгын саклауны үз бурычыбыз итеп саныйбыз. Илебез – тыныч, күкләр аяз булсын! Җиңү безнең якта булачак!
Исәнсеф авылында гомер итүче Мөҗәһидан Мортазин – сугыш чоры баласы. Бөек Ватан сугышы барганда бала гына булса да, сугышның нинди авырлыклар китерүен яхшы белә ул.
– Җиңү көне минем өчен бик кадерле! Бөек Ватан сугышында әтием һәм аның 4 абыйсы катнашкан. Ике абыема туган якларга исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмый. Тылда хезмәт куючы әнкәйләр, апалар да, көнне төнгә ялгап, Җиңү көнен якынайту өчен, авырлыкларга бирешмичә хезмәт куйдылар. Җиңү көнендә мин әтиемне, абыйларны, сугыш чорын искә алам, истәлекләрне барлыйм. Бу көн барыбыз өчен дә бик кадерле! – диде Мөҗәһидан ага.
Чараның рәсми өлеше башлануын хәбәр итеп, яшь армиячеләр парадын җитәкләүче Таһир Хатбуллин район башлыгына яшь армиячеләрнең парадка әзер булуын хәбәр итте. Район башлыгы Альберт Хуҗин парадны сәламләгәннән соң, сугыш чорына багышланган театральләштерелгән күренеш башланды. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгышын караганда, күпләр бабаларын, туганнарын, улларын уйлагандыр. Чарада “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да чыгыш ясады.
Район башлыгы Альберт Хуҗин махсус хәрби операциядә һәлак булган бертөркем егетләрнең әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә “Батырлык” орденнары, икенче дәрәҗәдәге “Хәрби батырлык өчен”, “Хәрби казанышлары өчен” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашканы өчен” медальләрен тапшырды.
– Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында гомерләре бәрабәренә азатлык яулаган геройлар истәлеге мәңгеләштерелгән. Без үз телебездә сөйләшә алабыз, үз мирасыбызны яклыйбыз, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез. Ата-бабаларыбыз өйрәткәнчә яшибез. Бүген безнең бабаларыбызның батырлыгын махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр кабатлый. Кызганыч, югалтулар да бар. Без егетләргә, аларны чын патриотлар итеп тәрбияләп үстергән әти-әниләренә рәхмәтле! Әлеге егетләр батырлыгы күңелләребездә мәңге сакланыр, алар үрнәгендә без яшьләрне тәрбияләрбез, – диде Альберт Хуҗин.
Чарада катнашучылар Ватан өчен һәлак булганнарны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Бөек Җиңү көне уңаеннан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре өч тапкыр залп бирде.
Чараның рәсми өлеше башлануын хәбәр итеп, яшь армиячеләр парадын җитәкләүче Таһир Хатбуллин район башлыгына яшь армиячеләрнең парадка әзер булуын хәбәр итте. Район башлыгы Альберт Хуҗин парадны сәламләгәннән соң, сугыш чорына багышланган театральләштерелгән күренеш башланды. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгышын караганда, күпләр бабаларын, туганнарын, улларын уйлагандыр. Чарада “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да чыгыш ясады.
Район башлыгы Альберт Хуҗин махсус хәрби операциядә һәлак булган бертөркем егетләрнең әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә “Батырлык” орденнары, икенче дәрәҗәдәге “Хәрби батырлык өчен”, “Хәрби казанышлары өчен” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашканы өчен” медальләрен тапшырды.
– Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында гомерләре бәрабәренә азатлык яулаган геройлар истәлеге мәңгеләштерелгән. Без үз телебездә сөйләшә алабыз, үз мирасыбызны яклыйбыз, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез. Ата-бабаларыбыз өйрәткәнчә яшибез. Бүген безнең бабаларыбызның батырлыгын махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр кабатлый. Кызганыч, югалтулар да бар. Без егетләргә, аларны чын патриотлар итеп тәрбияләп үстергән әти-әниләренә рәхмәтле! Әлеге егетләр батырлыгы күңелләребездә мәңге сакланыр, алар үрнәгендә без яшьләрне тәрбияләрбез, – диде Альберт Хуҗин.
Чарада катнашучылар Ватан өчен һәлак булганнарны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Бөек Җиңү көне уңаеннан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре өч тапкыр залп бирде.
Җиңү парады Мөслим буйлап атлый
Бәйрәм район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда дәвам итте. Иң элек үзәк Банк урамы буйлап бәйрәмчә бизәлгән техника һәм “Аргамак” ат спорты комплексы атлары үтте. Аннан байраклар, шарлар тоткан оешма-предприятие коллективлары кунакларны сәламләде. Демонстрацияне район үзәгендә эшләүче мәктәпләр дәвам итте. Шулай да иң истәлеклесе – яшь армиячеләр парады. Быел парадны “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче Әскәр Салихов ачты. Ул район башлыгына яшь армиячеләр парады әзер булуы хакында рапорт бирде. Бәйрәмдә мәктәп укучыларыннан һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән торган
18 коробка катнашты.
– Җиңү бәйрәменә ел саен киләм. Бу көнне мин Чечняда барган сугышта һәлак булган хезмәттәшләремне искә алам, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбызның истәлекләрен барлыйм. Мөслим урамнары буйлап узучы демонстрантлар колоннасын, яшь армиячеләр парадын күзәткәндә, күзләргә яшь килә. Шул ук вакытта районыбыз белән горурланам, шундый матур һәм имин тормышта яши алуыбызга шатланам. Геройларның исемнәре онытылмасын! Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен белик, – ди Күбәк авылында гомер итүче Ирек Камалов.
– Җиңү бәйрәмен мин һәр елны сөенеп һәм тетрәнеп каршы алам. Тетрәнеп, чөнки әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез көче белән, күпме газаплар кичереп яуланган җиңү бу! Сөенәм, чөнки Бөек Ватан сугышы төгәлләнгәнгә 81 ел үтсә дә, ул еллар онытылмый, буыннан-буынга тапшырылып, күңелләрдә саклана. Бүгенге яшь буын да җиңүнең нинди авыр юллар аша килүен аңлап үсәр, матур тормышның кадерен белер, дип уйлыйм. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр дә исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын иде. Бәйрәм көнендә һәр оешма-предприятие, мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективларының шулай оешкан төстә, матур итеп урамнар буйлап узуы горурлану өчен тагын бер мөмкинлек бирә һәм бәйрәм рухы өсти, – ди мәгариф ветераны Рәмилә Дәүләтова.
Җиңү яулаганнар
онытылмас!
Үзәк мәйданда сугышны һәм тылдагы тормышны тасвирлаган театральләштерелгән күренеш күрсәтелде. Ул “День Победы” җыры белән тәмамланды. Театральләштерелгән күренештән соң район башлыгы Альберт Хуҗин Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән тәбрикләде.
– 9 Май – совет халкының тиңдәшсез каһарманлыгы һәм Ватаныбыз өчен горурлык хисләре чагылыш тапкан изге бәйрәм. Республикабызда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы безнең өчен аеруча зур мәгънәгә һәм әһәмияткә ия. Җиңүчеләр буынының тиңдәшсез батырлыгы, ватанпәрвәрлеге, корычтай нык ихтыяр көче һәммәбез өчен дә әхлакый маяк булып тора. Бүген без һәлак булганнарны искә алабыз һәм, сугыш каһарманнары хакындагы якты истәлекләрне саклау өчен җаваплы булуыбызны елдан-ел ныграк төшенә барып, исәннәргә чиксез хөрмәт хисләрен белдерәбез. Тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш илебезнең бер генә гаиләсен дә читләтеп үтмәде. Улларын, ирләрен, әтиләрен югалткан хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелды, яралары мәңге төзәлмәс җәрәхәтләр салды. Батыр йөрәкле ил халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде. Җиңү гаять зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Бүгенге көндә Ватанга хезмәт итүне, аның чикләрен саклауны, үз-үзләрен аямыйча, яңа геройлар – махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр дәвам итә. Алар арасында безнең батыр райондашларыбыз да бар. Алар ата-бабаларыбызның данлы традицияләрен дәвам итә, тарихи дөреслекне яклап көрәшә. Җиңүнең нинди бәягә төшкәнен без беркайчан да онытмыйбыз! Ул хәтер буыннан буынга тапшырылып, безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр, – диде район башлыгы.
Альберт Хуҗин махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм иткәне өчен “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламовка Россия Федерациясе хәрби частьларының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын район кураторы – ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов җиткерде
– Бу бәйрәм – күпмилләтле халкыбызның батырлыгы, бердәмлеге һәм ихтыяр көче гәүдәләнеше. Ул һәрберебезнең тормышында аерым урын били һәм күңелләрдә иң нечкә хисләрне уята. Җиңү көне ата-бабаларыбызның үз өлешенә төшкән авырлыклар аша сынмыйча-сыгылмыйча үтүе, рухи ныклыгы тантанасы турындагы хәтер-хатирәләрне яңарта. Ватанның азатлыгын фидакарьлек белән саклап калган җиңүчеләр буынына без чиксез рәхмәтле! Бүгенге көндә Россия Федерациясенең киләчәге, аның тынычлыгы, бәйсезлеге өчен җаваплылыкны Ватанны саклаучыларның яңа буыны вәкилләре үз җилкәләренә йөкләде. Махсус хәрби операциядә катнашучылар, ата-бабалары кебек үк, хәрби бурычларын ватанпәрвәрләрчә намус белән үти. Бөтен республикабыз бер булып хәрби хезмәткәрләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Кадерле ветераннар! Туган илебезне яратуыгыз, аңа тугрылыклы булуыгыз, вөҗдан кушканча хезмәт итүегез – безнең өчен әхлакый маяк. Сез – горурлыгыбыз, каһарманлык, кыюлык, үрнәге. Якыннарыгызның җан җылысын тоеп, игелеген күреп, бик озак еллар бәхетле яшәгез! Барлык татарстанлыларга ныклы сәламәтлек, шатлык-сөенечләр һәм иминлек телим! – диелә бәйрәм котлавында.
Бәйрәм котлауларын Сарман һәм Мөслим хәрби комиссариатының бүлек җитәкчесе урынбасары Камил Миңнегулов, район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Иске Вәрәш авылыннан тыл ветераны Рәйсә Хәсәншина да җиткерде.
Бәйрәм үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышлары белән дәвам итте.
– Җиңү көне минем өчен һәрвакыт күңелләрне кузгата торган бәйрәм булды, чөнки ике бабам да сугыш кырында ятып калганнар. Алар балаларын да ныклап сөя алмыйча, оныклар күрмичә бу дөньядан киткән. Шуңа, 9 Май якынлашкан саен, мин аларны ныграк сагынам. Шул ук вакытта бабаларым, илебез тынычлыгы өчен башларын салган райондашларыбыз белән горурлану күңелемдә шигырь юллары булып туа.
Йөрәктә – яралар, һаман да яналар,
Оныта алмый улларын аналар.
Һәйкәлләр булсыннар һәм теләп торсыннар:
Сугышлар булмасын яңадан! – ди шагыйрә Лилия Садриева.
Әйе, сугыш утлары кабынмасын. Илебез күгендә бары тик бәйрәм утлары гына балкысын.
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары кич “Кояшлы Ык” ял зонасында дәвам итте: концерттан соң Мөслим күген бәйрәм салюты бизәде.
Римма Афзалова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев