Оператив хәл тотрыклы
Булат Замалиев белән райондагы оператив хәл турында сөйләштек
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегендә алты айлык эшчәнлеккә йомгак ясалды. Шул уңайдан Мөслим эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция подполковнигы Булат Замалиев белән райондагы оператив хәл турында сөйләштек.
– Булат Зөфәрович, 6 айлык эш нәтиҗәләре буенча районда оператив хәл ничек бәяләнә?
– Тулаем алганда, районда оператив хәл тотрыклы. 18 бүлекчә арасында Мөслим – тугызынчы урында. Берничә юнәлештә хәлне уңай якка үзгәртә алдык. Икътисадый һәм коррупцион җинаятьләр, дистанцион урлашулар буенча эшләрне судка җибәрү буенча бүлек Татарстанда икенче урында тора. Җинаятьче буларак эзләүдә булган затларны табу буенча күрсәткечләр дә куанырлык. Узган хисап чорында кайбер күрсәткечләр буенча бүлек тәнкыйтькә эләккән иде. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә бу күрсәткечләрне яхшырта алдык. Участок инспекторлары авыр җинаять кылып, административ күзәтү астында торучы затлар белән нәтиҗәле эш алып бара. Бу юнәлештә бүлек дүртенче-бишенче урынга менде.
Моңа карамастан, кайбер җинаятьләрне ачу буенча күрсәткечләребез түбән. Икътисадый, коррупцион һәм интернет челтәре кулланып дистанцион урлашу, мошенниклык белән бәйле җинаятьләрне ачу озакка сузыла. Бу төр җинаятьләрне ачу шуның белән тоткарлана. Ә наркотиклар һәм утлы коралның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачыклау өчен күпсанлы экспертизалар, төрле ведомстволарга запрослар җибәрү, күпсанлы шаһитлардан сорау алу таләп ителсә дә, бу юнәлештәге җинаятьләрне ачу күпкә җиңелрәк. Шулай да быел бу төр җинаятьләр буенча эш түбән бәяләнде.
– Урлашу, мошенниклык очракларына киңрәк тукталыйк әле...
– Соңгы елларда мошенниклык очракларының артуы күзәтелә. Халык арасында аңлату эшләре алып баруга карамастан, кырыкалдарлар тозагына кабучы рай-ондашларыбыз очрап тора. Әлеге юнәлеш буенча кергән мөрәҗәгатьләрнең һәркайсы буенча тикшерү эшләре бара. Элемтә чараларын, интернет челтәрен кулланып урлашу очраклары буенча җинаятьләрне судка җибәрү юнәлешендә безнең бүлек 15нче урынга төште. 6 ай эчендә заманча технологияләр кулланып кылынган 20 җинаять ачыкланды. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 12гә кимрәк. Мондый төр җинаятьләрне ачу озак вакытны ала, чөнки элемтә компанияләренә, банкларга җибәрелгән запросларга җаваплар озак килә, аннан аларга анализ ясала. Җинаять кылучылар күпчелек вакыт Россиянең бүтән субъектларында яши. Аларны тоткарлар өчен ерак командировкалар таләп ителә.
– Булат Зөфәрович, яшүсмерләр арасында җинаятьләрне кисәтү буенча нинди эш алып барыла?
– Яшүсмерләр арасында профилактик эш һәрдаим бара. Шулай да балигъ булмаган 14 бала һәм имин булмаган 10 ата-ана профилактик исәптә тора. 6 ай эчендә балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган 2 җинаять теркәлде. Балигъ булмаган балаларга карата кылынган 4 җинаять буенча эш ачылды. Хокукый тәрбия айлыгы кысаларында, җәйге каникуллар алдыннан бүлек хезмәткәрләре укучылар белән очрашулар үткәрде. Җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр санының артуы борчу тудыра, бу күрсәткеч бишкә җитте. Шуларның берсе – спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә итү, ике җинаять – урлашу, бер җинаять – кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу, тагын бер җинаять велосипедчының җәяүлене бәрдерүе белән бәйле булды. Яшүсмерләр белән эш һәрдаим бара. Мөслим эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хакимият һәм хокук саклау оешмалары, халык белән тыгыз элемтәдә эшли. Киләчәктә дә районыбызда оператив хәл тыныч булсын өчен бар көчебезне куярбыз, дип ышандырам.
Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев