Машина белән юлга чыкмаска киңәш ителә
Юлда калсагыз, өшү, туңу куркынычы бермә-бер арта.
“Атна дәвамында хакимлек иткән салкыннар руль артына утыручыларга зур куркыныч белән яный. Урамда һава торышы -20 градустан түбән булганда, хәтта иң яхшы дигән машина мае да куерып, кисель хәленә килә. Машинаны яхшылап җылытканнан соң гына кузгалып китәргә ярый. Юлда калсагыз, өшү, туңу куркынычы бермә-бер арта. Транспорт чарасына җитди зыян килү генә бер нәрсә, үзегезнең гомерегез белән дә уйнамагыз!" – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото - Мое село - Михайловка төркеменнән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев