Юл-транспорт һәлакәте булды
“Хундай-солярис” машинасы руле артындагы 1978 елгы хатын-кыз, руль белән идарәне югалтып, машинасы белән әйләнеп каплана.
8 апрель көнне иртәнге сәгатьләрдә Мөслим – Әлмәт юлында юл-транспорт һәлакәте булды.
“Хундай-солярис” машинасы руле артындагы 1978 елгы хатын-кыз, руль белән идарәне югалтып, машинасы белән әйләнеп каплана. Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган райондашыбыз Яр Чаллы хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә озатылган. Ел башыннан бу - механик характердагы 55 нче авария очрагы”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Феликс Мәгъданов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев