Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Ике адым атларга иренәләр

Күпфатирлы йортлар ишегалдына керү юлларында әледән-әле рейдлар үткәрелсә дә, шоферлар тимер атларын кайда җайлы, шунда калдырып китә.

Тәртип урнаштыру өчен ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге, ДАИ хезмәткәрләре, Башкарма комитетның административ комиссия әгъзалары “Проезд” операциясен үткәрде.

– Быел мондый профилактик чара бишенче мәртәбә үткәрелә. Күпфатирлы йортлар ишегалдына машина куйган шоферлар арасында кабат җәзага тартылучылар да бар. Күпфатирлы йорт ишегалдына машина куярга ярамаса да, закон бозучылар күп. Кайберәүләрнең берничә метр араны җәяү үтәргә иренүе аркасында ашыгыч хезмәт машиналары ишегалдына үтә алмый, – ди район Башкарма комитетының административ комиссиясе баш белгече Илназ Әхмәдуллин. 

Район хакимияте вәкилләре, ДАИ хезмәткәрләре генә түгел, табиблар, фельдшерлер да борчылуын белдерде.

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев