Ял паркында мунча янды: Мөслимдә ел башыннан унберенче янгын очрагы теркәлгән
Тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый, белгечләр саклык кагыйдәләрен искә төшерә
Узган атнада “Кояшлы Ык” ял паркында янгын булды: мунча янды. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Ел башыннан бу – унберенче янгын очрагы.
“Саклык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк! Янгын куркынычсызлыгы һәм иминлек мәсьәләсе һәрвакыт актуаль”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.
Фото: Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев