Юл-транспорт һәлакәте булды
Мөслим-Әлмәт юлында юл-транспорт һәлакәте булган.
12 май көнне Мөслим-Әлмәт юлының 58 нче километрында юл-транспорт һәлакәте булды. “Мерседес” белән “Лада-Гранта” машиналары бәрелеште. Нәтиҗәдә, “Лада-Гранта” машинасы шоферы - 1971 елгы ир-ат алган тән җәрәхәтләреннән урында ук вафат булган. Бүгенге көндә авариянең сәбәпләре ачыклана, – дип хәбәр итәләр районның ДАИ хезмәтеннән.
Феликс Мәгъданов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев