“Бала – төп пассажир” профилактик операциясе старт алды
Республика күләмендә профилактик операция башланды.
“Республикада 22 майдан “Бала – төп пассажир” профилактик операциясе старт ала. Чара 29 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда транспорт хуҗалары тарафыннан кагыйдә бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән, балаларны транспортта йөртүгә бәйле контроль чаралар, рейдлар оештырылачак”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев