Татарстанда яңгыр, яшен һәм +20 градуска кадәр җылылык көтелә
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда яңгыр, яшен һәм +20 градуска кадәр җылылык көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә

Бүген, 17 августта, Татарстанда тотрыксыз һәм дымлы һава торышы көтелә, ә температура күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава, яңгырлар фаразлана. Көндез урыны белән яшенле яңгырлар явуы ихтимал. Иртән кайбер районнарда томан көтелә.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге урыны-урыны белән (әмма Казанда түгел) секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.

Салкын төннән соң, көндез Татарстан буенча һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – +17..+19).

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада яңа атна башлану белән температура фонының акрынлап күтәрелүе көтелә.

Римма Афзалова фотосы. 

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев