Мәскәүдә «Россия» күргәзмәсендә «Татарстан чыршысы» ачылды
Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) оештырылган «Россия» күргәзмәсендә Татарстан Республикасының Яңа ел чыршысы ачылды.
Проектны тәкъдим итү чарасында Себердә уза торган Россия креатив атналыгы кысаларында "Россия чыршысы 2.0" һәм "ВДНХда Россия чыршылары" сессиясеннән туры эфир оештырылды. Туры эфирда "Татарстан чыршысы"н ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм "Таткультресурсцентр" хезмәткәрләре тәкъдим итте.
"Татарстан чыршысы" өчен уенчыкларны республиканың халык сәнгате һөнәрчелеге осталары белән бергәләп ясаганнар. Чыршы республика флагы төсләрендәге уенчыклар һәм орнаментлар белән бизәлгән, дип хәбәр иттеләр Татарстан Мәдәният министрлыгында. Бизәк сыйфатында шулай ук чулпы да кулланылган.
Россиянең 89 төбәге, зур компанияләр, министрлык һәм оешмаларның казанышларын тәкъдим итүче "Россия" күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ачылды. Ул киләсе елның 12 апреленә кадәр дәвам иәчәк. Россия Президенты Владимир Путин күргәзмә эшләгән дәвердә аның белән берничә тапкыр танышыр дип көтелә.
2 декабрьдә "Россия" күргәзмә-форумында Татарстан көне уза. Республика анда сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризм өлкәләрендәге казанышларын тәкъдим итәчәк. Бу көнне планлаштырылган чаралар иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш, дип белдерде республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов РТ Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maskauda-rossiya-kurgazmasenda-tatarstan-cyrsysy-acyldy-5879505
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев