Китапханәчеләр класс сәгате уздыралар
Мөслим лицеенда район үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре класс сәгате үткәргән.
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Фәридә Әхмәтҗанова Мөслим лицееның 2а сыйныф укучылары белән «Гаилә традицияләре» темасына класс сәгате үткәрде. Класс сәгате түбәндәге сорауларга җаваплар эзләүдән башланды: нәрсә ул гаилә? сез бу сүзне ничек аңлыйсыз? Чара барышында гаилә традицияләре турында сөйләштеләр. Балалар үз гаиләләренең гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Гаилә турында әкиятләр һәм мәкальләрне искә төшерделәр, - дип хәбәр итәләр Мөслим лицееннан.
Фото - Мөслим лицееннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев