Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ә син юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләсеңме?

Балалар үзәк китапханәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган дәрес - уен үткәрелде.

Балалар үзәк китапханәсендә «Юл калейдоскобы»  дигән исем астында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган дәрес - уен үткәрелде.
Дәреснең беренче өлешендә балалар юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре, ни өчен кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә кирәклеге турында мәгълүматны зур игътибар белән тыңладылар.
Дәреснең икенче өлешендә китапханәче балалар белән кызыклы биремнәр үтәде: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Күңелле светофор»,"Бу мин, бу мин" дип аталган кызыклы уен уйнадылар. . Балалар үзләренең игътибарлы икәнлекләрен күрсәттеләр. Чара ахырында алар табышмаклар чиштеләр, - дип язалар балалар үзәк китапханәсеннән.

Фото -  балалар үзәк китапханәсеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев