Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Яңа Усыда төзелеш эшләре бара.

Соңгы елларда Яңа Усы авылы яңара, төзекләнә бара. Юллар ясала, социаль-мәдәни биналар яңартыла.

Соңгы елларда Яңа Усы авылы яңара, төзекләнә бара. Юллар ясала, социаль-мәдәни биналар яңартыла. Узган ел капиталь төзекләндерелгән күпер дә авылга үзгә ямь биреп тора. “Бүген җирлектә халыкка яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шуңа да бездә төрле милләт вәкилләре бердәм булып, аңлашып яшиләр” – ди авыл җирлеге башлыгы Вәсилә Игошева. Әле бүген дә авылда төзү-төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Балалар яңарган мәктәпкә барачак...

Быел Яңа Усы гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре башланып китте. Ремонт эшләре “ТР мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү” республика программасы ярдәме белән башкарыла. Бүгенге көндә бинаның түбәсе, тәрәзәләре алыштырылган. Фасады җылылык саклау материалы куеп тышланган, откослар ясалган. Бина эчендә яңа ишекләр урнаштырылган. Идәннәр алыштырылачак. Мәктәптә гардероб һәм бәдрәф өчен өстәмә бүлмәләр булдырылган. Спортзалның диварлары һәм түшәмнәре дә яңартыла. Ремонт эшләрен “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” эшчеләре башкара.

– Мәктәп бинасында салынганнан бирле бер тапкыр да капиталь төзекләндерү эшләре башкарылмады. Район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт. Ремонт эшләре өчен республикадан 8 млн сумнан артык финанс ярдәме бүленде. Быел яңа уку елын яңартылган бинада башлаячакбыз. Моңа укытучылар гына түгел, әти-әниләр дә, балалар да бик сөенәбез. Төзекләндерүдә эшләүче егетләр дә үз эшләрен бик төгәл һәм сыйфатлы итеп эшлиләр. Рәхмәт барсына да,  – ди мәктәп директоры Надежда Юмагулова.

– Төзекләндерү эшләрен тулысынча төгәлләү өчен тагын 5 млн сумга якын финанс средстволары кирәк. Моның өчен район бюджетыннан ярдәм булачак. Шулай ук, мәктәп территориясен төзекләндерү өчен халыктан җыелган үзара салым акчаларының да бер өлеше кулланылачак, – ди Вәсилә Игошева.

“Космы һәм Дамиана” чиркәве.

Яңа Усының тарихы ерак гасырларга барып тоташа. 1859 елда бу авылда беренче чиркәү төзелә. 1891 елда чиркәү каршында мәктәп ачыла. Аның беренче укытучысы Борис алты ел балаларга белем бирә. Җиде дистә елдан артык халыкка хезмәт итә чиркәү. 1937 елда эшләүдән туктый, 1955 елда сүтелә. Шул гомердән бирле авылда дини йолаларны башкару өчен билгеле урын юк иде. Ниһаять, 2009 елда Яңа Усы егете Валерий Кондратьев башлангычы белән чиркәү төзелешенә нигез салына. Озак еллар читтә яшәгән Валерий, чиркәү төзелеше башлангач, туган авылына кайтып төпләнә. Бинаны штукатурлау, җыештыру эшләрендә аңа, шулай ук Мәскәүдән кайтып бүген Яңа Усыда яшәүче авылдашы Галина Алексеева ярдәм итә.

– Чиркәү тулысынча төзелеп бетмәсә дә, дини йолаларны һәм бәйрәмнәрне үткәреп барабыз. Авылдашлар гына түгел, башка авылларда, районнарда яшәүче милләттәшләребез дә бик теләп киләләр, – ди милләте, җирлек халкы өчен игелекле эш башкаручы Валерий Кондратьев.

Чиркәүнең бары тик иганәчеләр ярдәме белән генә салына. Бүген чиркәүнең фасадын штукатурлау, идән җәю эше дәвам итә. Чиркәү янәшәсендә трапезная төзелгән. Төзү эшләрендә авыл халкы, читтә яшәүче якташлары ярдәм итә. Иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләр дә алар. Әнә шулай уртак тырышлык белән озакламый Яңа Усы күгендә чиркәү чаңнарының аһәңле тавышы яңгырый башлар.

Бүген Яңа Усы авыл җирлегендә шундый яңалыклар белән яшәп яталар. Авыл халкының күңеле көр, йөзе якты. Бердәмлек, татулык, дуслык булган җирдә шулай булмый мөмкин түгел.

Яңа Усы авыл җирлегендә 206 хуҗалык исәпләнеп, аларда 413 кеше яши. Гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, ике кибет халыкка хезмәт күрсәтә. Төрле камыр ризыклары пешерүче “Пискунов” пекарнясы эшли.

 

Яңа усы мәктәбе бинасы 1976 елда төзелгән. Бүген мәктәптә 34 бала укый. Аларга 14 педагог һәм 4 техник хезмәткәр белем һәм тәрбия бирә. 2017-2018 уку елында 5 укучы төп дәүләт имтиханын тапшырган. Укучыларның белем сыйфаты 61%, өлгерешләре 98% тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Усы авыл җирлеге

Реклама
Реклама
2
X