Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Террорчылыктан саклану буенча укулар уздырылды

Район үзәк хастаханәсендә террорчылыктан саклану һәм теракт вакытында гамәлләрне эшкәртү буенча укулар узды.

Аннан тыш, укулар барышында террорчылык куркынычы хакында хәбәр итүдә ведомствоара хезмәттәшлекнең эшчәнлеге тикшерелде.

Чарада эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшерлары, газ хезмәте белгечләре һәм росгвардиячеләр катнашты. Районның террорчылыкка каршы комиссиясе әгъзалары укулар буенча йомгак ясады.

Исегезгә төшерәбез: гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта иң элек 112 һәм 02 номерларына шалтыратырга, аннан соң эчке элемтә буенча сигнал бирергә кирәк. Әлеге таләпләр үтәлгән очракта махсус структуралар урынга тиз арада килә алачак. Бина эчендә булган кешеләрнең ышык урын табып яки эвакуацияләнеп коткарылырга мөмкинлеге булачак.

Фото -  администрациянең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев