Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Терлекләр тук булыр

Татар халкында “Азыклы ат арымас” дигән әйтем бар. Әйе, тамак туклыгы һәр җирдә дә мөһим. Терлекчелек тармагында исә азык муллыгы яхшы сыйфатлы продукциягә нигез булып тора. 

Бүгенге көндә район буенча 4155 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Кышлату чорына һәр шартлы терлеккә уртача 33 центнер күләмендә азык берәмлеге әзерләргә кирәк. Моның өчен җирлегебездә мөмкинлекләр зур. Район буенча 7470 гектарда – күпьеллык, 980 гектарда берьеллык үлән мәйданы бар. “Туган як” һәм “Август-Мөслим” агрофирмаларында 323 гектар мәйданда силос өчен кукуруз чәчелде. 
– Һава торышының үзенчәлекле килүенә карамастан, үлән культуралары матур гына үсеп килә. Хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүгә кереште. Хуҗалыкларда үлән культураларының күп булуы, кукуруз мәйданнарының арта баруы терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Быел хуҗалыклар азыкны артыгы белән әзерләр, дип ышанам, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. 
Район буенча 2 мең 900 тонна печән, 15 мең тонна сенаж, 20 мең тонна силос һәм 2 мең 900 тонна салам әзерләү бурычы тора. Бүгенге көнгә хуҗалыкларда 412 тонна печән әзерләнгән, 5 мең 200 тонна сенаж салынган. “Туган як” агрофирмасы быел да терлек азыгы әзерләүгә беренчеләрдән булып кереште. 
– Азык әзерләү тулы куәтенә дәвам итә. Бу эш 60 процент күләмендә башкарылды. Уртак тырышлык белән 4 мең тоннага якын сенаж салынды, 250 төргәк печән әзерләнде. Күпьеллык үләннең беренче катыннан сенаж һәм печән әзерләүне 1 июльгә кадәр төгәлләргә уйлыйбыз, – ди агрофирма директоры Рәдиф Габидинов. 
“Август-Мөслим” агрофирмасында да җаваплы кампаниягә оешкан төстә керештеләр. 
– Елгабаш комплексында күпьеллык үләннән сенаж сала башладык. Бүген басуда өч ургыч, ике үлән ваклагыч комбайн һәм масса ташуда биш берәмлек техника эшли. Шушы көннәрдә печән әзерләүгә дә керешәчәкбез. Узган ел әзерләнгән запасыбыз да бар әле. Терлек азыгы быел да җитәрлек булыр, – ди агрофирманың баш агрономы Рәсим Мөхәмәтдинов. 
Белгечләр терлек азыгы әзерләүдә сыйфат беренче урында булырга тиеш, дип искәртә. Масса кайта башлаганчы сенаж базлары азык калдыкларыннан, тирестән арындырылып, дезинфекцияләнеп куелырга тиеш. Ә яхшы сыйфатлы терлек азыгы терлекләрнең продуктлылыгын арттыруга, продукциянең сыйфатын күтәрүгә этәргеч бирәчәк. Авыл хуҗалыгы формированиеләре бу таләпләрне яхшы аңлап эш итәләр. 

Фәридә Гайнетдинова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Туган як" "Август - Мөслим" агрофирмасы авыл хуҗалы