Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Үрнәк гаиләләр хөрмәтләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәләл җефете Гөлсинә ханым белән Казан Кремлендә республиканың хөрмәтле, үрнәк гаиләләрен кабул итте. Тантаналы чарага республкабыздан 51 гаилә чакырылган иде.

Алар арасында Мөслим районы Олы Чакмак авылыннан Миңнур hәм Мөнәвир Нәгыймовлар гаиләсе дә катнашты. Нәгыймовлар - чын мәгънәсендә үз эшләренә бирелгән укытучылар династиясе, районда үз урыннарын тапкан үрнәк гаилә, туган якларының патриотлары. Тантанада Рөстәм Миңнеханов күп балалы дүрт анага "Ана даны" медальләрен тапшырды. Хезмәт династияләре дә билгеләп үтелде. 

Фото –  https://www.instagram.com/p/B1i42SqI4r4/?hl=ru алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр! мөслим-информ муслюмово-информ

Реклама
Реклама
2
X