Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Райондашларыбыз “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Үзенчәлекле акциядә безнең район да катнашты. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючычылар үз белемнәрен сынады.

27 октябрь көнне 20 илдә һәм 60 төбәктә  “Татарча диктант” акциясе узды. Үзенчәлекле акциядә безнең район да катнашты. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючычылар үз белемнәрен сынады. Диктант язучыларга публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәре тәкъдим ителде. Ә чит илләр һәм төбәкләр өчен татар язучысы, балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алишның “Нечкәбил” әсәреннән өзек әзерләнгән булган.

– Мондый төр акциядә катнашу – үзеңне сынап карау ул. Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын да тапшырып караганым булды. Мәктәптә, парта артына утырып, бирелеп диктант язу мәктәп чорлары истәлекләрен дә яңарта. Татар телен саклау өчен һәркем үзеннән күпмедер өлеш кертергә тиеш, – ди үзе дә бу көнне диктант язган Мөслим-информ үзәге җитәкчесе Римма Афзалова.

“Татарча диктант” акциясен Бөтендөнья татар конгрессы 2016 елдан бирле уздыра башлады. Татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү максатыннан оештырылучы мондый акциянең дәвамлы булуына ышанасы килә.

– Сер түгел, татар телендә сөйләшергә яшьләр ояла кебек. Татарлыгын, милләтенә булган ярату көчен, аңа тугрылыгын кеше зур эшләре белән булмаса да, ышанычы, татар телендә сөйләшүе белән булса да исбатларга тиеш. “Татарча диктант” акциясендә барлыгы 26 кеше катнашты. “Укучыларыбыз” үз теләкләре белән катнашты. Башта 20 кешедән арттырмасбыз дип уйласак та, диктант язарга теләүчеләр саны шактый булды, – ди милли белем бирү буенча район мәгариф бүлеге методисты Нурания Шәймарданова.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев