Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Намуслылар язгы кыр эшләренә әзер

Район авыл хуҗалыгы формированиеләре җаваплы кампания – язгы кыр эшләренә әзерләнә. Бүген аларның һәркайсы чәчүлек орлык, чәчү һәм җир эшкәртү техникасын әзерләү, ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль. Башкача мөмкин дә түгел, ныклы нигез салмыйча, яхшы уңыш алып булмаячагын игенчеләребез яхшы белә.

Узган көз “Намус” агрофирма-сының киләсе елдагы эшчәнлегенә бәйле төрле сүзләр йөргән иде. Озак еллар чүп үскән басуларның тәртипкә китерелүенә сөенгән авыл халкы басуларның тагын ташландык хәлгә калуыннан куркып калды. Бәхеткә, “Намус” агрофирмасы эшчәнлеген туктатмады. Намуслылар быел да ун мең гектардан артык мәйданда эшләячәк. 
– Борчылырга урын юк. Бүген агрофирма язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Чәчү өчен быел да бары тик яхшы сыйфатлы, югары репродукцияле орлыклар кулланачакбыз, – ди агрофирма директоры Эмиль Кашафетдинов. – Соңгы елларда, һава торышы шартларын исәпкә алып, маржиналь культуралар үстерүгә өстенлек бирелә башлады. Безнең агрофирма да әлеге яңалыктан читтә калмады. Агрофирмада көнбагыш үстерүгә зур игътибар биреләчәк. 
Уй-ниятләре, хактан да, зурдан намуслыларның. Быел агрофирмада 4000 гектардан артык мәйданда көнбагыш игеләчәк. Чәчү өчен чит илнең югары сыйфатлы өч-дүрт төрле орлыгын кулланырга планлаштыра агрофирма. 1000 гектардан артык мәйданда арпа чәчеләчәк. Быел 400 гектардан артык мәйданда орлык өчен горчица да үстереләчәк. Быел “Намус” басуларында шикәр чөгендере игү планлаштырылмый. 
Язгы кыр эшләрендә сигез берәмлек техника катнашыр, дип көтелә. Аларның дүртесе – көнбагыш игү өчен, дүртесе арпа чәчү өчен кулланылачак. “Агросила Групп” холдингы тарафыннан көнбагыш чәчү һәм җир эшкәртү өчен техника җибәрү дә планлаштырыла. Бүген агрофирмада барлык техника да механизаторлар белән тәэмин ителгән һәм тулы әзерлек сызыгына куелган. Чәчү барышында куллану өчен ашлама да тулысынча кайтып беткән. 
“Намус” агрофирмасының быелгы язгы кыр эшләрендә дә сынатмаячакларына тулы ышаныч бар. Агрофирма җитәкчесе Эмиль Кашафетдинов: 
– Язгы кыр эшләрен минималь срокларда төгәлләргә максат куйдык. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Кар эреп, туфрак җитешүен зур түземсезлек белән көтәбез. Булачак иген уңышына “Намус” агрофирмасында ныклы нигез салыныр, дип ышандырабыз, – ди. 
“Чебешләрне көзен саныйлар,” – диләр. Иң элек аларны үстерергә, тәрбияләргә кирәк шул әле. Мул уңыш алыр өчен дә язгы чәчүне, технологик таләпләргә туры китереп, вакытында башкарырга кирәк. Намуслылар моны яхшы аңлый. 

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев