Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Намуслылар чәчүгә кереште

Районда язгы кыр эшләрен беренчеләрдән башлап җибәргән "Намус" агрофирмасы уңганнары 18 апрель көнне арпа чәчүгә кереште. Бу төр культура 2750 гектар мәйдан биләячәк. Эш башыннан ук чәчү ике сменада оештырылган. Басуда "Джон Дир" тракторлары һәм "HORSCH Pronto" чәчкечләре эшли. Кыска гына вакыт эчендә алар 200 гектардан артык мәйданда арпа чәчте.

Агрофирма басуында һәрчак дистәләгән техника һәм механизатор эшли. Агрофирма директорыннан башлап белгечләр һәм урта буын җитәкчеләре дә басуда булыр. Күмәк һәм киңәшле эшнең нәтиҗәсе дә яхшы, һәр агрочара билгеләнгән срокта башкарыла. Без басуда булган көнне дә агрофирманың директоры Фәрит Гыйрфанов, һәр чәчкечне энә күзеннән үткәреп, көйләнешен карап чыкты. Быелга булган уй-ниятләре белән дә уртаклашты ул.
- Агрофирма буенча барлыгы 15000 гектарга якын мәйданда эш башкарылачак. 2500 гектарда көзге культуралар чәчелгән булса, калган мәйданнарда сабан культуралары урнаштырылачак. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 50 цетнер уңыш алуны максат итеп куйдык. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: җирләр агротехник таләпләргә туры китереп эшкәртелде, ашламалар да җитәрлек. Тәэсир итүче матдәләр исәпләгәндә 1 гектарга 210 килограмм минераль ашламабыз бар. Чәчүлек орлыклар да югары репродукцияле һәм элиталы сортлар гына. Шикәр чөгендеренең гектар биремен 500 цетнерга җиткерергә исәплибез. Тулаем бу сезонда 600 млн сумлык продукция җитештереп сатарга планлаштырабыз, - ди Фәрит Илгизович.
Намуслылар бөртеклеләрне чәчүне ун көндә төгәлләргә исәп тота. Матди кызыксындыру чаралары кулланылган, эшчеләргә карата игътибар булган җирдә җитештерүчәнлек түбән була алмый, билгеле.
- Бөтен техникаларыбыз да яңа. Алар, эшне ике сменада оештырырлык итеп, механизаторлар белән тәэмин ителгән. Дөрес, икенче смена өчен берничә механизатор кирәк әле. Хезмәт хаклары вакытында түләнә. Кырда эшләүчеләр дүрт-биш тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Иренмичә, ялкауланмыйча эшләргә генә кирәк, - ди Фәрит Гыйрфанов.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә һава шартлары мөмкинлек биргәндә язгы кыр эшләрен кыска срокларда башкаруга йөз тотуларын әйтә.
- Район буенча 40мең 500 гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчү планлаштырыла. Чәүлек орлыклар һәм минераль ашламалар җитәрлек. Бүгенге көнгә 3200 гектарда уҗым культуралары, 2500 гектарда күпьеллык үлән тукландырылды. 200 гектар мәйданда күпьеллык үлән басуларында дым каплатылды, 200 гектарда арпа чәчелде, - ди идарәнең игенчелек буенча консультанты Ренат Вәлиев.
Бүген басуда хезмәт куючы һәркем бүгенге җаваплы кампаниянең мөһимлеген аңлап, куелган максатларга ирешү өчен бар көчен биреп эшләгәндә, язгы кыр эшләре кыска срокта төгәлләнер.
Фәридә Гайнетдинова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев