Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимгә авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов килде

Бүген Мөслимдә эш сәфәре белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык һәм техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов булды.

Тәлгать Таһирҗанов: “Соңгы бер елда гына да Мөслимдә 1 млрд 500 мең сумнан артыклык зур егәрле заманча техника сатып алынды”.

Бүген Мөслимдә эш сәфәре белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык һәм техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов булды. Ул, басуларны вертолеттан караганнан соң, район башлыгы Рамил Муллин озатуында “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгының пар басуы янында “Агромастер” җитештерү-компаниясе эшләп чыгарган җир эшкәртү агрегатлары белән танышты.

– Соңгы бер елда гына да районда 1 млрд 500 мең сумнан артыклык зур егәрле заманча техника сатып алынды. Республикада 100 гектар сөрүлек җиргә 153 ат көче егәрлегендә техника туры килсә, Мөслимдә бу күрсәткеч 170тән артып китте. Күренеп тора: басулар матур, игеннәр күзне иркәли, – диде министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы