Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә узган Җиңү бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген район үзәгендә Бөек Җиңүгә 73 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Оешма – предприятие, мәктәп коллективлары, Яшь армиячеләр демонстрациясе Мөслим урамнарыннан үтте.

Бүген район үзәгендә Бөек Җиңүгә 73 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Оешма-предприятие, мәктәп коллективлары, Яшь армиячеләр демонстрациясе Мөслим урамнарыннан үтте. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында веноклар, чәчәкләр салганнан соң тантана район мәдәният йорты каршындагы мәйданга күчте. Бәйрәмгә килүчеләрне биредә Үлемсез полк каршы алды.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен башлап, муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, республика Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров мөслимлеләрне Җиңү бәйрәме белән тәбрик иттеләр. Равил Кузюров шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнихановның да тәбрикләвен җиткерде. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары Мансур Зиннуровка, Халитҗан Шакировка “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырдылар. Мондый бүләкне Республика көненә кадәр барлык сугыш ветераннары да алачак.

Үзешчәннәр, мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән сәхнәләштерелгән тамаша һәркемне шул ерак елларга алып китте, сугыш чоры авырлыкларын, шатлыклы җиңү мизгелләрен тасвирлады.

Бәйрәмгә чыккан халык ярминкәдә йөрде, концерт карады.

Концерт кичке 8 сәгатьтә Ык буенда дәвам итәчәк. Җиңү көне чаралары “Кояшлы Ык” ял зонасында салют белән тәмамланачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без мөслимлеләр Мөслим матбугат үзәге Бөек Җиңү көне