Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим районы мәктәпләрендә быел 2100 дән артык бала укыячак

Яңа уку елы башлану уңаеннан мәктәпләрдә Белем бәйрәмнәре үтте. Район үзәгендәге мәктәпләрдә узган бәйрәм тантаналарында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Әмир Бәдертдинов катнашты.

Бүген район мәктәпләрендә Белем көне уңаеннан тантаналы линейкалар узды. Район үзәгендәге мәктәпләрдә узган бәйрәм тантаналарында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Әмир Бәдертдинов катнашты.

Район мәктәпләрендә быел 2153 укучы белем алачак. Шулардан 258 бала мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керде. Мәктәптә әле беренче генә көннәре булса да, нәниләр үз сәләтләрен күрсәтергә дә өлгерде. Өлкән сыйныф укучыларыннан һич калышмыйча, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтеп, мәктәптә укырга лаеклы булуларын расладылар. Яңа уку елы белән тәбрикләп, кунаклар укучыларга изге теләкләрен җиткерде, җирлегебезнең, республиканың лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без мөслимлеләр Мөслим лицее День знаний белем көне