Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллинның бәйрәм котлавы

Муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан ихлас тәбриклим.

Хөрмәтле мөслимлеләр, районыбыз кунаклары!

Муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан ихлас тәбриклим.

Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге көне 2005 нче елның 4 ноябреннән билгеләнә. Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстанда да халыклар дуслыгын саклау, аның мәдәниятен үстерү өчен шартлар булдыру, барлык милләт һәм дин вәкилләрен, төрле социаль катлау кешеләрен һәм һөнәр ияләрен берләштерү мөһим.

6 ноябрьдә билгеләнүче Татарстан Республикасы Конституциясе көне  татарстанлылар өчен тагын да истәлеклерәк, чөнки Конституциябез, беренче чиратта, Татарстанның сәяси-хокукый статусын, аның федератив мөнәсәбәтләр системасындагы урынын билгели. Ул шулай ук шәхес хокукларын һәм ирекләрен танучы, гражданлык җәмгыяте төзүдә күпмилләтле Татарстан халкының мәнфагатьләрен исәпкә алучы төп хокукый документ булып тора.

Хөрмәтле мөслимлеләр һәм районыбыз кунаклары! Барыгызны да Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре белән тәбрик итәм. Тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Гаиләләрегез имин, илләребездә тынычлык булсын!

Рамил Муллин,

муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев