Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә Каз өмәсе фестивале

Бүген Мөслим кунаклар кабул итә. Чөнки, Мөслимдә “Бөтенрәсәй Каз өмәсе” фестивале уза. Әлеге фестиваль быел өченче тапкыр үткәрелә.

Фестивальгә республикабыз районнарыннан гына түгел, ә күрше республика һәм өлкәләрдән дә кунаклар килде. Кунаклар иң элек Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында булдылар. Аннан соң  “Яшьлек” спорткомплексына юл алдылар. Фестивальне ачып районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин вәгазь укыды.

Кунакларга  “Каз өмәсе” музыкаль-театральләштерелгән композициясе тәкъдим ителде. Шулай ук, залда кунаклар өчен төрле мастер-класслар оештырылган иде. Биреде каз каурыен чистарту, каз каурыеннан май канаты ясау кебек осталык дәресләре күрсәтелде. Шулай ук, чигү, төрле ысуллар белән картиналар ясауга өйрәтү дә кунакларыбыз күңеленә хуш килде.

Фестивальнең икенче өлеше “Кояшлы Ык” ял зонасында дәвам итте. Биредә кунакларыбыз игътибарына каз юу йоласыкүрсәтелде, каз йолкучы кызларның җырлы-биюле уеннары тәкъдим ителде, кунаклар шулай ук мич коймагыннан да авыз итә алды.

Фестиваль кич белән З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында дәвам итәчәк.

 

Лилия Шәймиева, Гөлназ Җәлилова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев