Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Лисичанск шәһәренә чираттагы гуманитар ярдәм

Бүген Мөслимнән гуманитар йөк төялгән машина Лисичанск шәһәренә юл алды.

Мөслим җирлеге ярдәмчел халкы белән мактаулы. Изге җомга көнендә райондашларыбызның игелек дәфтәренә тагын бер матур гамәл язылды. Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләре халкына гуманитар ярдәм озатылды. Район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда оештырылган митингта оешма-предприятие коллективлары, райондашларыбыз катнашты. Район башлыгы Альберт Хуҗин ярдәмне туплауда үзләреннән өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтен җиткерде.
Уртак тырышлык белән әзерләнгән төзелеш материаллары, азык-төлек, киемнәр, уенчыклар үз хуҗаларын табарлар дип ышанабыз.
Җыелган әйберләрне билгеләнгән пунктка транспорт белән илтеп җиткерүгә райондашларыбыз Рүзәл һәм Илшат Фәрраховлар алынды. Аларның мондый ерак юлга икенче мәртәбә чыгып китүләре инде. Волонтер булып юлга районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильшат Яббаров та чыкты.
– Гуманитар йөкне әзерләүдә РФ Дәүләт Думасы “Бердәм Россия” фракциясе депутаты Руслан Гаджиев та үзеннән зур өлеш кертте, 100 мең сум матди ярдәм күрсәтте. Ярдәмгә мохтаҗларга кул сузган һәркемгә чиксез рәхмәт әйтеп, игелекле гамәлләрегезнең дәвамлы булуын теләр идем! – диде район башлыгы.
Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев