Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Кукин фестивале үтте

Бүген “Кояшлы Ык” ял зонасында 19нчы тапкыр Кукин фестивале узды.

Әлеге фестиваль 2000 елда үткәрелә башлаган. Елдан-ел фестивальдә катнашучыларның саны арта бара. Узган ел балык тотарга яратучыларны тагын да берләштерү, аларның проблемаларын өйрәнү һәм бу шөгыльне популярлаштыру максатында Мөслим районы балыкчылары федерациясе дә төзелде. Аның җитәкчесе – үзе дә оста балыкчы Игорь Бубеков. Быелгы фестивальгә дүрт дистәдән артык балыкчы җыелган иде. Алар арасында нәни балыкчылар да, хатын-кызлар да бар иде. Фестивальне ачу тантанасында район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов, федерация җитәкчесе Игорь Бубеков, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров катнашты. Фестивальнең тантаналы өлеше тәмамлангач, катнашучылар командаларга бүленделәр һәм төрле уеннарда көч сынаштылар. Балыкчылар ике сәгать дәвамында кукин балыгы тотуда ярыштылар. Фестивальдә “Иң яшь балыкчы”, “Иң өлкән балыкчы”, “Иң кечкенә кукин балыгын тотучы”, “Иң озын кукин балыгын тотучы”, “Иң күп кукин балыгы тотучы”, “Леди балыкчы” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Аларга дирекциянең грамоталары һәм иганәчеләр Эдуард Батталов һәм Игорь Бубековның истәлекле бүләкләре тапшырылды. Соңыннан барлыкчылар Наил Хамматуллин һәм Илдар Мадьяров пешергән тәмле уха белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев