Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Колачлы төзелешләр көтелә

Яшәгән мохитебезне матурлау, уңайлы итү буенча районда күп эшләр башкарыла. Быел да республика программалары кысаларында зур масштабта төзелешләр алып барылыр, дип көтелә. 

– 2019 елда Татарстанда төзелеш буенча 40 программа тормышка ашырыла. Безнең район шуның 25ендә катнаша. Финанслау күләме 291 млн сум тәшкил итәчәк. Бик күп социаль-мәдәни объектларга ремонт керәчәк, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Әхмәтов. 
Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә башкарылачак капиталь ремонт эшләре аеруча күләмле. Быел район үзәгендәге “Карлыгач” балалар бакчасында капиталь ремонт уздыру күздә тотыла. Бакчага йөрүчеләргә һәм хезмәткәрләргә уңайсызлыклар тудырмас өчен ремонт эшләре апрель аенда ук башланачак. Җирле бюджеттан лицейда һәм Мөслим урта мәктәбендә дә ремонт эшләре планлаштырылган. 
– Мөслимдәге Набережная урамында модульле чаңгы базасы төзелеше планлаштырыла. Район халкына буш вакытларын файдалы үткәрү өчен мөмкинлекләр артачак. Республика программасы кысаларында “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагерена баскетбол-волейбол мәйданчыклары һәм урам тренажерлары урнаштырылачак, – ди Илнур Әхмәтов. 
Шунысы куанычлы: торак мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә булачак. Ятим балалар өчен – 12 фатирлы йорт, аренда торагы программасы буенча 18 фатирлы йорт төзүне ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды планына кертү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча районда “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” ярдәмче программасында 143 гаилә исәптә тора. Шуларның 50се – яшь гаиләләр. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак программасы буенча быел 1 сугыш инвалиды һәм 2 сугыш ветеранының тол хатынына торак шартларын яхшырту өчен субсидия бирелгән. Биш һәм аннан күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча 11 гаилә чиратта тора. Шуларның берсенә быел сертификат биреләчәк, тагын ике гаилә 2019 елның резерв исемлегенә кертелгән. Социаль ипотека программасы кысаларында Мөслимдәге Колхоз урамында 8 фатирлы йорт төзелеше дә шушы көннәрдә башланыр, дип көтелә. Күпфатирлы инвестицион торак төзелешенә килгәндә, Мөслимнең Кооператив урамында 18 фатирлы йорт төзелә башлавы турында райондашларыбыз хәбәрдардыр инде. 
Күпфатирлы торак йортларга да капиталь ремонт башкарылачак. Быел әлеге исемлеккә Пушкин урамындагы 82, 84, Кооператив урамындагы 152а йортлары керде. Аларда фасад ремонтланачак. 
– Авыл хуҗалыгы объектлары да читтә калмаячак. Республика программасы кысаларында район ветеринария берләшмәсендә капиталь ремонт башкарылачак. Машина-трактор паркларына, ындыр табаклары хуҗалыкларына, терлек торакларына капиталь ремонт программасы нигезендә күләмле эшләр көтелә. Силос-сенаж траншеялары төзү кебек эшләр башкарырга ниятлибез. Мәдәният объектларына капиталь ремонт буенча быел Тат. Бүләр мәдәният йортына ремонт каралган. Социаль-мәдәни объектларның котельныйларында җылыту казаннары да алыштырылачак, – ди Илнур Әхмәтов. 
Мөслимдәге “Аэропорт” микрорайонының биш урамына газ челтәрен проектлау да башланган. Узган ел “Яңарыш” микрорайонының җиде урамында газ кертү буенча эш алып барылды. Бүгенге көндә әлеге микрорайоннарның су челтәрләрен проектлау буенча да эш бара. Торак пунктларда юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү программасы кысаларында да финанс средстволары бүленгән. Әлеге средстволарга Мөслим авылында төзеләчәк бассейн территориясенә баручы юл һәм “Яңарыш”, “Аэропорт” микрорайоннарындагы урамнарга юл салу да планлаштырыла. Узган ел әлеге программа кысаларында Мөслим тыкрыклары тәртипкә китерелгән иде. Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында Мөслим авылында “Киләчәк” паркы төзү күздә тотыла. Белгечләр болардан тыш Мөслимдә ябык йөзү бассейны төзеләчәген, Сикия һәм Иске Әлмәт буаларына капиталь ремонт үткәреләчәген әйтә. 
Юл төзү өлкәсендә быел да күләмле эшләр көтелә. Актаныш – Мөслим юлын салу өчен һәм Мөслим – Саклаубаш – Юлтимер юлы ремонтына акча бүлеп бирелгән. Муниципаль юл фонды средстволарыннан да акча бүленгән. Әлеге средстволар Мөслимдәге Кооператив урамында тротуарлар төзүгә һәм күпфатирлы йортлар ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә юнәлтеләчәк. Узган ел муниципаль юл фонды средстволарына Кооператив урамында тротуарлар ясалган иде. Бу уңайлыклардан мөслимлеләр дә, кайткан кунаклар да бик канәгать калды. Быел Кооператив урамына асфальт-бетон катлам җәеләчәк. 
– Әкренләп авыл урамнары да шәһәрләшәп бара. Быел Мөслим-Саклаубаш-Юлтимер юлының, Мәлләтамак авылы аша үтүче 1,2 чакрым өлешенә, Мөслим-Әлмәт юлының Михайловка-Элемтә арасындагы юл участогына ясалма яктырту җайланмалары урнаштырылачак. Мөслим авылының әйләнеч юлындагы ясалма яктырту җайланмалары светодиодлы яктырткычларга алыштырылачак. Моннан тыш Мөслимдәге Октябрь-Кооператив һәм Вахитов-Гагарин урамнары киселешләренә светофорлар кую планлаштырылган, – дип хәбәр итәләр инфраструктур үсеш бүлегеннән. 

Лилия Шәймиева. 

Фото «Мөслим-информ» архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X