Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Армиягә китә егетләр!

Бу елны көзге чакырылышта армия сафларына 30 егетебез алыначак. 26 октябрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылучы көне үтте. Егетләргә һәм аларның әти-әниләренә җылы теләкләрен һәм фатыйхаларын җиткерүчеләр бу елны дә күп булды.

Бу елны көзге чакырылышта армия сафларына 30 егетебез алыначак. 26 октябрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылучы көне үтте. Егетләргә һәм аларның әти-әниләренә җылы теләкләрен һәм фатыйхаларын җиткерүчеләр бу елны дә күп булды. Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар, подполковник Дажгын Гассанов, халыклар ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов, хәрби очучы рәшит Шәфыйков, әфган сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннары егетләргә, Мөслим исеменә тап төшермичә, намус белән хезмәт итүләрен теләделәр. Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссариаты белән тыгыз хезмәттәшлек итүе өчен районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, хәрби очучы Рәшит Шәфыйков, отставкадагы хәрби хезмәт һәм әфган сугышы ветераны, запастагы майор Ренат Харрасов, локаль сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госмановка Халык комиссариатлары оешуга 100 ел тулу уңаеннан истәлек медальләре тапшырылды. Армиягә озатылучы егетләргә район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара ахырында хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев