Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Иске Сәет авылында юл ачу тантанасы узды

Су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту һәм юллар торышы. Авыл халкын элек-электән борчыган мәсьәләләр бу. Яшьләрнең, туган-үскән җирен калдырып, читкә – шәһәргә китүе дә шушы проблемалар аркасында булмадымы икән?!

Су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту һәм юллар торышы. Авыл халкын элек-электән борчыган мәсьәләләр бу. Яшьләрнең, туган-үскән җирен калдырып, читкә – шәһәргә китүе дә шушы проблемалар аркасында булмадымы икән?! Урамнарны яктырту мәсьәләсе чишелеш тапты кебек. Су белән тәэмин итү дә хөкүмәт ярдәме белән тормышка ашырыла башлады. Соңгы елларда җирлегебездә юллар торышы да күзгә күренеп яхшыра. Бүген инде торак пунктлар арасына гына түгел, авыл эченә дә асфальт түшәлә. Иске Сәеттә асфальт юлны ачу тантанасы бәйрәмгә тиң булды.

– Бу бәхетне дә күрер көннәр бар икән! Күпме көттек бит!

– Аллага шөкер! Аллага шөкер! Олы сөенеч бит бу! Сагынып көтеп алдык бу көнне!

Иске Сәеттә юл ачылу тантанасына җыелган өлкәннәр сөенечләрен шулай бүлеште.

– И-и кызым! Балаларның, шәһәрдән кайтып, керә алмый киткән чаклары да булды инде! Батып яталар иде җаныкайларым!..

– Юлны аркылы чыга алмыйча, мүкәйләп чыккан вакытлар бар иде. Яңгырдан соң атлап йөрмәле булмый иде!..

Өлкәннәрнең сүзләренә Тат. Бүләр урта мәктәбе укытучылары да кушыла:

– Без үзебез – Сикиядән, йөреп эшлибез. Бу юлга асфальт түшәлү – безнең өчен дә сөенеч! Иске Сәетнең чатка кадәр арасы бигрәк начар иде!.. Аз гына яңгыр яуса да батып ята идек. Асфальт салынуга сөенеп туя алмыйбыз!

– Иске Сәеттә авыл эчендәге юлларның торышын яхшырту буенча эш 2014 елда башланды, – ди Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов. – Юлларны кырып, чистартып, кызыл балчык салдык. 2015 һәм 2016 елларда – ике ел рәттән үзара салым хисабына юлларга гравий түшәлде.

Быел, ниһаять, Үрәзмәт белән Тат. Бүләр арасын тоташтыручы юл авыл эченә дә үтеп керде. Нәтиҗәдә хөкүмәт ярдәме белән авыл урамына да асфальт түшәлде. Хәзер җирлек халкы авыл эчендә дә асфальт юлдан җилдерә, район үзәгенә дә ярты сәгать эчендә барып җитә.

– Президентыбыз тарафыннан авылга игътибар зур. Аның ярдәме белән авылларда мәктәпләр ремонтлана, мәдәният йортлары төзелә, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү, юллар торышы кебек мәсьәләләр чишелеш таба, – дип, район башлыгы Рамил Муллин президентыбызга рәхмәтләрен җиткерде. Район башлыгының үзенә дә авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре яңгырады бу көнне: “Урамнар якты, кибетләр килә. Юллы да булдык! Юлыбыз озын гомерле булсын, озакка җитсен берүк!”

Авылның сугыш ветераны Котдус Хафизовка бу көнне “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды. Исәнсефтән 81 яшен тутырган Мөҗәһидан Мортазин да район башлыгыннан күчтәнәчләр кабул итте.

Ал тасманы район башлыгы, җирлек башлыгы белән бергә юл төзегән “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы җитәкчесе Илнур Гәрәев кисте. Юлдан беренче булып үтү хокукы чигүле сөлгеләр белән бизәлгән җигүле атка бирелде. Искесәетлеләр юлны гармун тартып, җырлап үтте.

Римма Афзалова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр Иске Сәет Иске Сәет юлы авыл