Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Грант акчаларына җитештерүне киңәйтәләр

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясады.

Грантларның гомуми суммасы 250 млн сум тәшкил итә. Аның 145 млн сумы – федераль бюджеттан, ә 105 млн сумы республика бюджетыннан бирелде. Республика буенча конкурста катнашкан 132 крестьян-фермер хуҗалыгыннан 105е төрле суммадагы грантларга ия булды. Безнең районнан җиде фермерга бәхет елмайды. Алар арасында кош-корт үрчетү белән шөгыльләнүче Разыйф Кәрамов һәм Ришат Сәйфуллин да бар.

2012 елда, Игенче авылындагы ташландык терлек торакларын алып, йомырка тавыклары үстерү белән шөгыльләнә башлаган Разыйф Кәрамов һәм Ришат Сәйфуллин бүген аякларында нык басып торучы фермерлар рәтендә. Беренче елда ике торакка ремонт ясап, анда 40 мең йомырка тавыгы үстереп саткан алар. Әкренләп күрше Тойгельде авылындагы буш торакларны да алганнар, реконструкция үткәреп, чебиләр алып кайтып җибәргәннәр. Шул рәвешле өч-дүрт ел эчендә тораклар саны сигезгә җиткән. Фермерлар, моның белән генә чикләнмичә, җитештерүне тагын да киңәйтүгә йөз тотып эшли. Ике ел элек күрше Азнакай районы Буралы авылындагы терлекчелек комплексында да эш башлаганнар. Андагы сигез торакның дүртесендә ике ел инде чеби үстерәләр. Быел калганнарында да реконструкция уздыруда исәпләре.

– Эш башлаганнан бирле җитештерүчәнлек дүрт тапкырга артты диярлек. Быелга планыбыз – 250 мең тавык чебие, 60 мең бройлер чебие үстереп сату. Моннан тыш Игенче авылында ит өчен Линда токымлы 15 мең каз үстерәбез. Алар 45 көнлек булды инде. Киләсе елда кызыл тавык чебиләренең баш санын 350гә җиткерергә исәплибез, – ди фермер Разыйф Кәрамов. 

Грант акчалары нәкъ шул максатта тотылачак та. Аның 21 млн сумы Буралыдагы дүрт торакка реконструкция ясауга юнәлтеләчәк. 7 млн 200 мең сум грант акчасы Игенче авылындагы бер торакта ремонт эшләре үткәрүгә тотылачак.

– Фермерларга бирелүче грант акчалары җитештерүне киңәйтү өчен нык ярдәм итә. Хөкүмәтебезгә рәхмәт. Конкурста катнашу өчен кирәкле документлар әзерләүдә, бизнес-план, чыгымнар планын төзүдә ярдәм иткән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренә дә рәхмәтебез зур. Моннан тыш үз көчебез белән дә шактый ремонт эшләре үткәреп торабыз. Узган ел Тойгелдедә ике торакның түбәсен яңарттык, ындыр табагындагы складларда реконструкция үткәрдек, – фермерлар.

Ит җитештерүдә чыгымнарны экономияләү максатында һәр фермада да катнаш азык ясау линияләре сатып алганнар. Фураж ашлыгын җирле фермерлардан алсалар, башка компонентларны Воронеж, Белгород һәм Мәскәү асты шәһәрләреннән эре җитештерүчеләр китерә. Техникалары да җитәрлек – МТЗ-80 тракторы, ГАЗ-53, УАЗ, Газель машиналары сатып алганнар. Киләсе елга үз хисапларына инкубатор алырга планлаштыралар. Анда каз бәбкәләре һәм чыгару күздә тотыла. Әлегә фермерлар 30 кешене эш урыны белән тәэмин иткән.

– Инкубатор сатып алганнан соң һәм грант акчалары хисабына торакларны ремонтлаганнан соң эшче көчләр тагын да кирәк булачак. Мөслимнән килеп эшләүчеләрне махсус машина белән йөртәбез, хезмәт хакын вакытында биреп барабыз, – ди Ришат Сәйфуллин.

Грантлар фермерларга техник-икътисадый дәлил нигезендә максатчан чыгымнарны финанслау өчен түләүсез шартларда бирелә. Министрлык фермерларның грант акчаларын максатчан тоту-тотмавын контрольдә тота. Грантны максатчан тотмау һәм (яисә) аны алу өчен фермерлар тарафыннан ялган белешмәләр һәм документлар бирелү фактлары ачыкланса, бирелгән грантлар министрлыктан тиешле таләп алынган датадан соң алтмыш көн эчендә кире кайтарылырга тиеш, дип искәртәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Әлфинур Ногманова.

Фото – Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев