Мөслим-информ

ФОТОБӘЙГЕ: "Гөлбакчалы йорт"

Районыбыз гөлбакчаларын төшереп, безгә җибәрегез.

Мөслимлеләр чәчәк үстерергә ярата. Гөлбакчаларына фонтаннар, күлләр ясаучылар да, төрле фигура-сыннар белән бизәүчеләр дә күп. Шуны истә тотып, "Гөлбакчалы йорт" исемле бәйге игълан итәргә булдык. Районыбыз гөлбакчаларын төшереп, безгә җибәрегез. Фотоларны күпләп тә кабул итәбез. Электрон адрес – muslimau@rambler.ru . "Вконтакте"дагы рәсми төркемебезгә җибәрсәгез дә була. Иң мөһиме – бакчаның хуҗалары турында язарга онытмагыз. Конкурста катнашучылар һәм фотосурәтләр белән сайтыбыз аша таныштырып барырбыз. Иң матур гөлбакчалар газетада да урын алачак. Башладык! Кем өлгеррәк?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: