Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бүген район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтте

Чарада район башлыгы Рамил Муллин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф идарәсенең әйдәп баручы киңәшчесе Илгиз Халиков, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек итүче оешма-предприятие җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре катнашты.

“Һәркемгә сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү: үсеш өчен шартлар һәм мөмкинлекләр” исеме астында үткән киңәшмәдә катнашучылар иң элек район мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Доклад белән чыгыш ясаган район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов узган уку елына җентекле анализ бирде, яңа уку елына бурычлар белән таныштырды. Фикер алышуда Мөслимдәге “Күбәләк” балалар бакчасы мөдире Гөлназ Кәрамова, Мөслим урта мәктәбе директоры Илзир Мадъяров катнашты. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен бертөркем мәгариф хезмәткәрләренә республика хөкүмәте, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, район башлыгы һәм мәгариф бүлеге идарәсенең бүләкләре тапшырылды. Район мәгариф хезмәткәрләренә грант ярдәме проекты кысаларында аерым номинацияләрдә җиңүчеләр акчалата сертификат белән бүләкләнде. Лаеклы ялга китәчәк мәгариф хезмәткәрләре һәм мөгаллимнәр сафына яңа гына кушылган 8 яшь белгеч тә аерым хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X