Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бүген Мөслимгә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре җыелды

Чарада Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артем Ларюхин, район башлыгы Рамил Муллин катнашты.

Бүген Мөслимдә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре семинар-киңәшмәгә җыелды. Чарада Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артем Ларюхин, район башлыгы Рамил Муллин катнашты. Кунаклар иң элек район үзәк хастаханәсендә, лицей һәм “Кояшкай” балалар бакчасында, китапханәдә булдылар. Сәламәтлек саклау системасында, белем һәм тәрбия бирү процессында кеше хокукларын һәм иминлекне саклау өчен тудырылган шартлар белән таныштылар.

– Безнең максат – кемнедер шаккаттыру түгел. Районда халыкка яшәү һәм хезмәт итү өчен уңайлы мохит булдыру максатын алгы планга куябыз. Кешеләр иминлеге – беренче урында, – диде Рамил Муллин сәламләү сүзендә.

Семинар-киңәшмәдә сөйләшүнең төп темасы да нәкъ менә кешеләр иминлеге һәм гражданнарның хокукларын яклау булды. Марина Патяшина чыгышында санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итүгә һәм кулланучылар хокукларына кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде. Артем Ларюхин хезмәткә кагылышлы законнарның үтәлеше, эш урыннарында хезмәтне саклау мәсьәләләренә, авыр имгәнүләргә һәм үлем очракларына китерүче сәбәпләргә тукталды.

Соңыннан Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре сафына кабул ителүчеләргә удостоверениеләр тапшырылды. Аеруча нәтиҗәле хезмәт күрсәткән җәмәгать ярдәмчеләренә бүләкләр бирелде. Республикада кеше хокукларын һәм иреген саклауга керткән өлеше өчен Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин Татарстан Республикасында кеше хокуклары аппаратының Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев