Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Россиядә Гаилә елы

Мөслим – Израиль арасы: Ерак түгел барасы...

Израильдә яшәүче Әлфия Камарницкаяның нәсел җебе Мөслим районына барып тоташа.

Узган атнада Әлфия апа Тегермәнлек авылында яшәүче мәгариф ветераны Гөлфия Мөхәмәтгәрәевада кунак булып китте. Гөлфия апа Әлфия ханым белән үзенең нәсел җебен барлаганда таныша.

– Тегермәнлек авылы тарихын барлаганда, Саймановлар фамилиясенә игътибар иттем. XVIII гасырда бу нәселдә муллалар булганлыгын белгәч, ныклап эзләнә башладым. Басма матбугатта: “Шундый фамилияле кешеләрне белмисезме?” – дип белдерү дә урнаштырдым. Шул белдерүне күреп, Казаннан Салават исемле егет минем белән элемтәгә чыкты. Бергәләп нәсел шәҗәрәсен тулыландырырга керештек. Салават Әлфия апаның дүртенче буын энекәше булып чыкты, – дип сөйләде Гөлфия апа.

Моны ишеткәч, туган җанлыклы Әлфия апаның сөенеченә чикләр булмый.

– Мөслим дигән гаҗәеп матур районны белмичә каласы булганмын. Миңа монда бик ошады! Ерак бабаларымның кабере шушы якта булуын ишеткәч, ике дә уйламый юлга кузгалдым. Бик файдалы эш башкарылган. Гөлфия ярдәме белән мин дә нәселем турында шактый күп мәгълүмат тупладым. Татар халкы бит ул бик борынгы заманнардан ук нәсел-ыруына, тарихына зур әһәмият биргән. Татар булуым, муллалар нәселеннән булуым белән горурланам, – ди Әлфия Камарницкая.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 9 февраль санында укыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев