Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Бәхет тулы йорт

Резида һәм Әбүләис Галимҗановлар өе – берничә буынны бергә җыючы төп йорт.

Гаиләдәге мәхәббәт, бәхет урамнан ук күренеп торучы йортлар бар. Йортка кергәнче үк илаһи бер матурлык, яктылык чолганышында каласың. Яңа Сәет авылында яшәүче Резида һәм Әбүләис Галимҗановлар йорты – шундыйларның берсе. Резида белән Әбүләис 40 ел тату гомер кичерә. 90 яшьлек әниләре Вәсимә апа ил-көннәргә бәрәкәтле тормыш, йортка бәхет теләп, алар тәрбиясендә яши.

Ирле тормышым кыска булды

Вәсимә апа Галимҗанова – Актаныш районының Табанлы Күл авылы кызы. Урман кисеп кайткан көннәрнең берсендә алар йортына димче абыстай аяк баса. Ул Вәсимәне Яңа Сәет авылының уңган егете Хөснимәрдәнга димли.

– Авыллар арасы якын булгач, Хөснимәрдән хакында ишеткәнем бар иде, шуңа каршы килмәдем, – ди Вәсимә апа. – Яңа Сәет авылына килен булып төштем. Димләп кавышсак та, тормышымны Хөснимәрдан белән бәйләвемә үкенгәнем булмады. Бик акыллы, уңган һәм ышанычлы ир булды ул. Гомере генә бик кыска булды.

Фәридә  Гайнетдинова

Фәридә  Гайнетдинова  фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 март санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев